ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2 октябрь көнне Балтач районында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара узды. Бу көнне районның мактаулы гражданнарын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән Балтач районы кураторы – «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов котлады.

     2019 елдан «Гражданнарның уз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнүе» турында Федераль закон үз көченэ керәчәк. Беренчедән, юридик зат оешмасының 2 формасы оешачак: коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре һәм коммерцияле булмаган яшелчәчелек ширкәтләре. Дача төшенчәсе гомүмән төшеп калачак. Икенчедән, бакча җирендә гражданнар бакча йортлары гына түгел, ә хуҗалык корылмалары, торак йортлар, гаражлар да сала алачак. Аларны теркәү мөмкинлеге булачак. Яшелчәчелек өчен бирелгән жир өлешендә бары тик корылмалар гына төзеп булачак.

  Закон 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керсә дә, күчеш чоры 5 елга билгеләнгән.

Смәел авыл китапханәсендә өлкәннәр көне уңаеннан “Дөньяда иң шәп әби-минем әби, белегез!” исеме астында тематик кичә уздырылды.

1 октябрь көнне Чепья авыл китапханәсендә өлкәннәр көне уңаеннан "Тормышыбыз бизәге сез, өлкәннәр" исемле әдәби музыкаль кичә үткәрелде. 
 


2
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Балтач җирлегендә гомер итүче Галия Нәбиева Набиевнага 2 октябрь көнне 95 яшь тулды. 

2 октябрь көнне район мәдәният үзәгендә Балтач һәм Балтач зонасыннан чакырылган өлкәннәребез өчен зур бәйрәм чарасы үтте. Өлкәннәребез өчен кайнар чәй табыны  оештырылды һәм район мәдәният хезмәткәрләре көче белән хәзерләнгән зур концерт тамаша күрсәтелде.

1-10 нчы октябрь Халыкара өлкәннәр ункөнлеге дип игълан ителү уңаеннан, 2018 нче елның 2 нче октябрендә Балтач Мәдәният үзәгендә өлкәннәребез өчен чәй табыны һәм бәйрәм концерты булып узды

1 октябрь 2018 ел көнне Пыжмара авыл җирлегендә, “Кама” күмәк хуҗалыгы белән берлектә, өлкәннәребезне котлап Корбан ашы уздырылды. Корбан ашында Җәлил хәзрәт Фазлыев та катнашты. Бу мәҗлескә җирлектә яшәүче барлык өлкәннәребез дә чакырулы иде.  Шулай ук, Өлкәннәр декадасы кысаларында, барлык өлкәннәргә күмәк хуҗалык тарафыннан күчтәнәч пакетлары тапшырылды.

Бердәм гражданнар кабул итү көне уңаеннан 2018 нче елның 2 нче октябрендә Балтач районында сәгать 10.00 нан 12 гә кадәр алиментларны түләү буенча бушлай юридик консультация үтте. 

Һәр ел саен илебез буенча октябрь башында Өлкәннәр көне уздырыла.төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар,бүләкләүләр, искә алулар бара. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International