ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Рус язучысы А.И.Солженицынның 100 еллыгы уңаеннан Урта Көшкәт авыл китапханәсендә 9-10 сыйныф укучылары өчен «А.Солженицын иҗаты буйлап…» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. 

 Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында «Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль һәм медицина хезмәткәрләре социаль карамакта булган өлкәннәр белән тугәрәк өстәл артында очрашулар үткәрделәр.

Якын арада, 2018 елның 4 октябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 500 метр һәм аннан да кимрәк күренешле томан көтелә.

  Кенәбаш авыл китапханәсендә  өлкәннәр көне уңаеннан “Сез тормышыбыз бизәге” дип исемләнгән  әдәби кичә  булып үтте. 

Өлкәннәр декадасы уңаеннан 2018 елның 3 октябрендә "Наз" Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Альмира Газизова җитәкчелеге астында “Волонтер” үзәге активистлары "Чәчәкләр сезнең өчен, безнең кадерлеләребез!" дип исемләнгән чара уздырдылар.


3
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Соры базар ул - эш бирүчеләр тарафыннан хезмәт килешүләрен язмача рәсмиләштермичә эш урыннары, рәсми документларда исәпләнмәгән хезмәт хакы бирү, хезмәт мөнәсәбәтләре сыйфатлары була торып, гражданлык-хокукый килешүләр рәсмиләштерү.

Балтачта “Өлкәннәр көне”н һәр елны истә калырлык, һәрбер пенсионер хөрмәт-игътибарны тоярлык итеп уздырырга тырышалар. Бу шулай булырга тиеш тә. Иң авыр еллар йөге, сугыш һәм аннан соңгы чор кайгы-хәсрәте, илне торгызу мәшәкате нәкъ менә алар җилкәсенә төшкән.

2018 елда "Балтач" Форпост " үзәге директоры Гыйлемҗанов Ф. Ш. Татарстан Республикасында «РИТЭК» ГАҖ һәм «ЛУКОЙЛ «Хәйрия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнашты.

 «Спорт» номинациясендә «Форпост» проекты белән патриотизм һәм спортка мәхәббәт тәрбияли» җиңүче булды.

4 октябрьдә бөтен республика буенча төрле дәүләт органнары катнашында Бердәм консультацияләр көне узачак. Гражданнар түбәндәге сораулар буенча бушлай консультацияләр алачак: хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә кую, торакны хосусыйлаштыру, җир кишәрлеге бирү һәм башкалар.

3 октябрь көнне Чепья мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан чара үткәрелде. Өлкәннәр өчен чәй табыны, шулай ук концерт оештырылды. Аларны Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Р.И., Чепья авыл җирлеге башлыгы Нотфуллин А. Г., хезмәт ширкәте җитәкчесе Һадиев Р. Х. котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International