4 октябрьдә бөтен республика буенча төрле дәүләт органнары катнашында Бердәм консультацияләр көне узачак. Гражданнар түбәндәге сораулар буенча бушлай консультацияләр алачак: хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә кую, торакны хосусыйлаштыру, җир кишәрлеге бирү һәм башкалар.
Балтачта Бердәм консультацияләр көне 14.00 тән 17.00 сәгатькә кадәр узачак. Гражданнар түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә ала:
Балтач районы, Балтач ш.т.п., В.Булатов урамы, 24/2 нче йорт.