3 октябрь көнне Чепья мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан чара үткәрелде. Өлкәннәр өчен чәй табыны, шулай ук концерт оештырылды. Аларны Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Р.И., Чепья авыл җирлеге башлыгы Нотфуллин А. Г., хезмәт ширкәте җитәкчесе Һадиев Р. Х. котлады.