2018 елның 2 октябрендә Балтач районы мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара узды

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Балтачта “Өлкәннәр көне”н һәр елны истә калырлык, һәрбер пенсионер хөрмәт-игътибарны тоярлык итеп уздырырга тырышалар. Бу шулай булырга тиеш тә. Иң авыр еллар йөге, сугыш һәм аннан соңгы чор кайгы-хәсрәте, илне торгызу мәшәкате нәкъ менә алар җилкәсенә төшкән.

Бүгенге пенсионерлар да үзләренең тырыш хезмәте белән район үсешенә өлеш керткән. Әлеге сафларга яңарак кына кушылганнарның да район өчен башкарган хезмәтләре олы мактауга лаек. 
 

Бу көннәрдә районыбызда өлкән буын вәкилләрен олылау, аларда бәйрәм рухын, күтәренкелекне арттыру нияте белән күптөрле чаралар уза. Авылларда өлкәннәр концерт карап, аралашып, бергәләп мул табыннар артында очраша. 2018 елның 2 октябрендә район үзәгендә исә, бүген “Хөрмәтебез сезгә өлкәннәр” дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырылды. 
 

Бүгенге тантаналы чарага районыбызда гомер итүче орден һәм медальләргә лаек булган мәртәбәле исемнәргә лаек булган райондашларыбыз чакырулы иде. Район башлыгы Рамил Нотфуллин тантана ачып җибәреп, өлкән яшьтәге балтачлыларга куйган тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.

- “Сез үзегезнең намуслы хезмәтләрегез, тормышны яратуыгыз белән хөрмәт һәм мактауга лаеклы гап-гади авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре. Сез - бар гомерләрегезне  үз туган җирегезгә багышлаган ватанпәрварләр. Олы рәхмәт сезгә. Алдагы көннәрдә дә пар канатларыгыз каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерегез, – дип изге теләкләрен ирештерде Рамил Рәшитович.

 
Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап 50-55 ел бергә мәхәббәт һәм аңлашу белән яшәгән юбилярларыбыз:  Субаш авылыннан Мөнирә һәм Фазыл Нурмөхәммәтовлар, Нормадан Мәдинә һәм Зөфәр Шакировлар , Арбордан Рәхимә һәм Фәләхетдин Сәләхетдиновлар сәхнә түренә чакырылып, район башлыгы кулыннан истәлек бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре кабул итеп алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International