ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Балтач районы башкарма комитеты каршындагы Хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координацион советы Тукай исемендәге хуҗалыкта булды һәм хезмәтне саклау буенча таләпләр үтәлешен тикшерде.


1
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2 октябрьдә Татарстан Республикасы Росреестр идарәсенең җитәкче урынбасары Ада Зайдуллина ТНВ телеканалының иртәнге «Здравствуйте» мәгълүмати танып-белу программасының кунагы булачак. Туры эфирда Ада Зайдуллина Росреестр тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре турында мәгълүмат бирәчәк. «Здравствуйте» программасын ТНВ телеканалында 8.10 сәгатьтә карагыз.

“Чиста яр” акциясесе кысаларында җирлекнең яшь активистлары плотина ярларында өмә оештырдылар. 

28 сентябрьдә " Факел" яшүсмерләр клубында балалар һәм яшүсмерләр арасында «Салют» талантлар конкурсының финал концерты узды. Сентябрь дәвамында без конкурста катнашу өчен заявкалар кабул иттек. Конкурс «Вокал», «Хореография», «Сәнгатьле уку», «Музыка инструменты», «Оригиналь жанр» номинацияләрендә узды. Конкурста катнашучыларның чыгышларын жюри бәяләде. Концерт бик матур һәм истә калырлык булды.

2018 елның 1 октябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасының аерым районнарында томан көтелә.


29
сентябрь, 2018 ел
шимбә

   Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында 2018 елның 29 сентябрендә  штп Балтач  һәм Чепья  үзәк урамнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды, аларда район халкы кулай бәяләрдән сатып ала алдылар.


28
сентябрь, 2018 ел
җомга

       2018 елның 27 сентябрь көнне Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны әш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балтач муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гатиятуллина Алсу Фариз кызы өлкәннәр көненә багышланган “Таяну ноктасы” тапшыруын төшерүдә катнашты. Тапшыруны 1 октябрь көнне сәгать 19.00 карарга мөмкин.

   Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Миләүшә һәм Камиль Кадыровлар гаиләсе өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагы 5 ялгыз яшәүче өлкәнебезне үз бакчаларыннан җыеп алган бәрәңге уңышы белән куандырдылар.  

   

Балтач районы “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең өйгә барып ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре Нина Сидорова Чепия авылында ялгыз яшәүче 61 яшьлек Светлана Миронованың йорт түбәсен алыштыру эшен оештырып җибәрде.

Балтач җирлегендә гомер итүче Гәйфетдинова Нәфисә Зариф кызына 28 сентябрь көнне 95 яшь тулды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International