2019 елның 5 февралендә "Балтач" ял паркы шугалагында «Хыял» яшьләр үзәге коллективы Балтач районының яшь гаиләләре арасында яратып өлгергән «Керлинг» спорт уенын үткәрде.
2019 елның 5 нче февралендә Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов А.Ф. катнашында Куныр авылында халык җыены узды.
Хезмәтне саклау һәм аның шартлары мәсьәләләрен пропагандалау, хезмәт куркынычсызлыгы өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне тарату, хезмәтне саклау дәүләт идарәсе системасының нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук эш урыннарында куркынычсыз хезмәт шартларын тәэмин итү мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү максатларында Россия Хезмәт министрлыгы һәм Роструд ярдәме белән «АКТИОН-МЦФЭР» медиагруппасы хезмәтне саклау буенча белгечләр өчен түләүсез бөтенроссия 2019 ел олимпиадасын уздыра.
Кариле авылында яшәүче Сафина Наилә Нәҗип кызына 5 февраль көнне 90 яшь тулды.
5 февральдә кич белән һәм 6 февральдә төнлә көнчыгыш районнарда буран, күз күреме начарая һәм көньяк-көнчыгыштан исүче көчле җил 15 м/с кадәр;
6 февральдә төнлә һәм көндез урыны белән томан
Югары Субаш авыл җирлеге яңалыклары. 25 гыйнвар көнне Югары Субаш авыл җирлеге Советы утырышы булып узды
25 январь көнне Карадуган авыл җирлеге Советының отчет утырышы булып узды. Утырыш эшендә Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А. Ф. Хәйретдинов, Балтач районы прокуроры юстиция киңәшчесе Низамиев А. Ш., җирлек депутатлары, учреждение җитәкчеләре, мәктәп-бакча хезмәткәрләре, авылларның старосталары, дин әһелләре катнашты.
2019 елның 4 нче февралендә район башлыгы Нотфуллин Р.Р. катнашында Түнтәр авылында халык җыены узды. Анда Балтач муниципаль районының бүлек җитәкчеләре, авыл җирлеге хезмәткәрләре, оешма җитәкчеләре, җәмәгать Советы рәисләре, дин эшлеклеләре, старосталар, авыл халкы катнашты.
Көн тәртибенә авыл җирлеге башлыгының 2018 нче елда эшчәнлегенә, шулай ук гражданнардан җыелган үзара салым акчасының тотылышына отчеты һәм 2019 нчы елга бурычлар куелган иде. Катнашучылар 2018 елның җирлек бюджеты үтәлеше белән дә таныштылар.
Район башлыгы Нотфуллин Р.Р. 2018 нче елга Балтач муниципаль районы эшчәнлеге буенча чыгыш ясады.
4 февраль көнне Урта Көшкәт авыл китапханәсендә «Партизаннар турында китаплар укыйбыз» - Советлар Союзы Герое Марат Казый турында кычкырып уку үткәрелде.
2-4 февральдә Казан шәһәрендә рус мәктәпләрендә укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау туры үткәрелде.