"Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясе

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

"Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясе Совет разведчикларының, партизан һәм подпольщикларының Бөек Ватан сугышы елларында батырлыгына багышлана .   Сугыш елларында бу медаль белән 127 меңнән артык кеше бүләкләнде. 4 февраль көнне Урта Көшкәт авыл китапханәсендә «Партизаннар турында китаплар укыйбыз» - Советлар Союзы Герое Марат Казый турында кычкырып уку үткәрелде. Чара озайтылган көн укучылары өчен үткәрелде. Укудан соң балалар сорауларга җавап бирделәр. «Көчле рухлы: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз»дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Әлеге чарада 37 укучы катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International