Урта Көшкәт авыл җирлеге яңалыклары. 4 февраль көнне халык җыены үткәрелде

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

2019 елның 4 нче февралендә район башлыгы Нотфуллин Р.Р. катнашында Түнтәр авылында халык  җыены узды.  Анда Балтач муниципаль районының бүлек  җитәкчеләре,  авыл җирлеге хезмәткәрләре, оешма җитәкчеләре, җәмәгать Советы рәисләре, дин эшлеклеләре, старосталар, авыл халкы катнашты.

  Көн тәртибенә авыл җирлеге башлыгының 2018 нче елда эшчәнлегенә, шулай ук гражданнардан җыелган үзара салым акчасының тотылышына отчеты һәм 2019 нчы елга бурычлар куелган иде.   Катнашучылар  2018 елның җирлек бюджеты үтәлеше белән дә таныштылар.

 Район  башлыгы Нотфуллин Р.Р. 2018 нче елга Балтач муниципаль  районы  эшчәнлеге буенча чыгыш ясады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International