Карадуган авыл җирлеге яңалыклары. Җирлек Советының отчет утырышы

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

25 январь көнне Карадуган авыл җирлеге Советының отчет утырышы булып узды. Утырыш эшендә Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А. Ф. Хәйретдинов, Балтач районы прокуроры юстиция киңәшчесе Низамиев А. Ш., җирлек депутатлары, учреждение җитәкчеләре, мәктәп-бакча хезмәткәрләре, авылларның старосталары, дин әһелләре катнашты.
Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән иде:
1.     Авыл җирлеге башлыгының 2018 елгы эш йомгаклары буенча, шул исәптән гражданнарның үзара салым акчаларын куллану буенча хисабы һәм 2019 елга бурычлар турында.
2.     Авыл җирлегенең 2018 елгы бюджеты үтәлеше турында хисап.
 3.    Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча полиция участок уполномоченные Закиров А. А. чыгышы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International