Татар теле буенча республика олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

2-4 февральдә Казан шәһәрендә рус мәктәпләрендә укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау туры үткәрелде. Биредә безнең районнан 9 укучы катнашты.

Балтач урта мәктәбенең 9 нчы сыйныфы укучысы Кәримова Диана (укытучысы Хәйруллина Г. И.) республика олимпиадасында җиңү яулады. Норма мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Гатауллина Лина (укытучысы Әсадуллина Э. В.), Балтач мәктәбенең 6 нчы сыйныфы укучылары Мөхәммәтгалиева Азалия (укытучысы Хәйруллина Г. И.), Шакирҗанова Азалия (укытучысы Хәйруллина Г. И.), 8 нче сыйныф укучысы Ибраһимова Гүзәл (укытучысы Шакирҗанова Р. Р.), 9 нчы сыйныф укучысы Шакирҗанова Айзилә (укытучысы Хәйруллина Г. И.), Гайсина Зилә (укытучысы Шакирҗанова Р. Р.) республика олимпиадасының призерлары булдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International