ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

6 март көнне Шубан авыл китапханәсе дә «Иң яхшысын укырга вакыт: А. Алиш премиясе лауреатлары китапларын укыйбыз» акциясенә кушылып китапханәче Шәүкәт Галиев һәм Хакимҗан Халиковның кызыклы шигырьләрен кычкырып укуды. Акциядә 7 бала катнашты.

6 март көнне Урта Көшкәт авылы китапханәчесе клуб белән берлектә сәламәт яшәү рәвешен профилактикалау буенча «начар гадәтләрсез тормыш сайлыйбыз» дигән уен программасы үткәрделәр. Балалар командаларга бүленеп уенда катнаштылар. Әлеге чарада 29 укучы катнашты.

Узган ике атна эчендә «Бердәм Россия» нең «ПолитСтартап» кадрлар проектында катнашу өчен 2,5 мең гариза бирелгән.

Район Хакимияте ир-атлары хатын-кызларга чын-чынлап онытылмаслык матурлык һәм яз бәйрәме оештырдылар. Чәчәкләр, комплиментлар һәм, әлбәттә, игътибар — болар барысы да язгы һәм иң ягымлы бәйрәм сәбәпчеләренә багышланган иде! Алар әле беркайчан да мондый күләмдә игътибар күрмәгәннәрдер, мөгаен. 


6
март, 2019 ел
чәршәмбе

“Балачакның шат күңелле шагыйрәсе"-балалар иртәсе

6 март көнне Түнтәр авыл китапханәсендә “Яңа китап белән танышабыз” исеме белән китапханәбезгә яңа  кайткан Гүзәл Яхинаның “Зулейха открывает глаза” (“Зөләйха күзләрен ача”) китабын өлкән яшьтәге хатын-кыз китап укучыларга тәкъдим иттек. Китап белән кызыксыну зур булды.

Бүген, 2019 елның 6 мартында, район мәдәният йорты залында 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булды.

2019нчы елның 6 мартында район мәдәният үзәгендә  бәйрәм чарасы узды.

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 7 мартында Татарстан Республикасы территориясендә көтелә:

- төнлә һәм иртән урыны белән көчле җил 15-18 м/с, буран.

- төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык.

2019 елның 6 март көнендә  Балтач районы ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә   14 яше тулган 10 укучыга паспорт тапшырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International