ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 2 мартында Балтач районының Яңгул авыл җирлегендә "Яратырга килдек без бу җиргә"дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды.  Бәйрәм Балтач районының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан «Бердәм Россия» партиясе проекты кысаларында оештырылды.

5 март көнне " Факел "яшүсмерләр клубында "мәгариф идарәсе"МКУ психологлары белән очрашу узды.

2019 елның 5 мартында Чепья урта гомуми белем биру мәктәбендә гаиләләр арасында «Әти, әни, мин-спортлы гаилә» дигән спорт – күңел ачу уенының беренче зона этабы үтте. 

2019 елның 1 мартында  "Балтач" ял паркы шугалагында " Хыял «яшьләр үзәге коллективы «Керлинг»спорт уенының соңгы зона этабын үткәрде.

2019 елның 5 мартында «Хыял» яшьләр үзәге МБУ Балтач урта мәктәбендә 9-11 сыйныф укучылары өчен Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Караоке StaR» музыкаль-күңел ачу уены үткәрде.

Февраль аенда Кече Лызи мәдәният йортына яңа программа белән Мари Эл Республикасының «Зардон» фольклор ансамбле артистлары килде.

4 нче март көнне Бөрбаш авыл мәдәният йортында районкүләм "Хикмәтле дә, серле дә театр" дип исемләнгән бәйге кысаларында Бөрбаш авылы үзешчәннәре башкаруында Данил Салиховнын "Мөгез" дип исемләнгән комедиясе сәхнәгә куелды.


5
март, 2019 ел
сишәмбе

   Балтач җирлегендә яшәүче Гарипов Равил Хөсәен улына 5 март көнне 90 яшь тулды. 

5 март көнне Түнтәр авыл китапханәсендә “Алиш варисларында кунакта” исеме белән “Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз” республика акциясе үтте.

2019 елның 4 мартында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Нөнәгәр авыл китапханәсендә «Хатын-кыз-бәһасез байлык»дип исемләнгән кичә үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International