5 март көнне Түнтәр авыл китапханәсендә “Алиш варисларында кунакта” исеме белән “Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз” республика акциясе үтте. Акция кысаларында атна буе китапханәбездә “Республика язучылары – балаларга” исемле китап күргәзмәбез эшләде. Иң элек А.Алиш исемендәге премия лауреатлары белән таныштык. Алмаз Гыймадиев иҗатына киң тукталып “Үзең булып кал!..” повестен кычкырып укыдык, фикер алышты