ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2019 ел
җомга

«Әти, әни, мин- спортлы гаилә» дигән спорт-күңел ачу уены  район һәм авыл җирлеге  гаиләләре өчен ел саен үткәрелә торган чара.

2019 елның 14 мартында  Б.Зиятдинов исемендәге Карадуган гимназиясендә гаиләләр арасында «Әти, әни, мин-спортлы гаилә» дигән спорт – күңел ачу уенының дүртенче зона этабында төрле командалар катнашты.


14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Районның иҗтимагый советы әгъзалары район җитәкчелеге белән бергә капиталь ремонт объектлары буенча кабат рейдлар ясадылар. Алар Чепья музеенда, Карадуган авыл Советы бинасында, Борнак авыл клубында, Кече Лызи балалар бакчасында капиталь ремонт барышы белән таныштылар.

Агымдагы елның 12 мартында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләренең айлык укуы булып узды, анда 43 социаль һәм 1 медицина хезмәткәре катнашты.

 

2019 елның 13 февралендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең хайваннар рәвешендә саклануга, карап тотуга һәм үрчетүгә яки реализацияләүгә тапшыру кагыйдәләре расланган 75 нче карары үз көченә керде.

Казан районара табигать саклау прокуратурасы су саклау турындагы законнарның үтәлешен тикшерү барышында Лаеш районында җир кишәрлеге составына федераль милектә булган яр буе полосасының һәм су фонды җирләренең 400 кв. метрдан артык мәйданын кертү фактын ачыклады.  

Кышкы Спартакиада үткәрү турында

җитештерү предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр арасында,

үз эшчәнлеген башкаручы район оешмалары һәм учреждениеләре

    Роспотребнадзор идәрәсе Арча , Биектау, Әтнә, Балтач районнары буенча территориаль  булегендә 11 марттан 22 мартка 2019 елның кулланучылар хокукларын яклау буенча кайнар линия эшли. Мөрәҗәгат өчен телефоннар: 8(84365)3-02-71 Биектау, 8(84366)3-15-01 Арча , 8(84368) 2-41-47 Балтач .

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе тарафыннан 2019 елның март аеннан, кыр эшләренә әзерлекне ачыклау өчен, район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тракторларга һәм тагылмаларга техник тикшерү уздыру башлана.


13
март, 2019 ел
чәршәмбе

Федераль закон нигезендә хокук бозуларны профилактикалау системасының хокукый һәм оештыру нигезләре, аның эшчәнлегенең гомуми кагыйдәләре, хокук бозуларны профилактикалауның төп принциплары, юнәлешләре, төрләре һәм профилактик йогынты формалары, хокук бозуларны профилактикалау субъектлары һәм хокук бозуларны профилактикалауда катнашучы затларның вәкаләтләре, хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән.

«Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына урман фонды җирләрендә һәм башка категориядәге җирләрдә урманнарны саклауны тәэмин итүгә бәйле мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салуны камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 27 декабрендәге 538-ФЗ номерлы Федераль закон белән торак пунктлар җирләрендә, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге һәм оборона җирләрендә урнашкан урманнарны куллану, саклау, яңадан торгызу үзенчәлекләре билгеләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International