Татарстан Республикасында табигатьне саклау прокуратурасы таләбе буенча суд су фонды һәм Идел елгасы яр буе полосаларының законсыз рәвештә алынган җирләрен дәүләт милкенә кайтарырга мәҗбүр итте

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Казан районара табигать саклау прокуратурасы су саклау турындагы законнарның үтәлешен тикшерү барышында Лаеш районында җир кишәрлеге составына федераль милектә булган яр буе полосасының һәм су фонды җирләренең 400 кв. метрдан артык мәйданын кертү фактын ачыклады.  

Җир милекчесе кишәрлекнең чикләрен ачыклаганда аны законсыз рәвештә Куйбышев сусаклагычы акваториясе һәм ярлары белән шөгыльләнү хисабына арттыруы ачыкланган. Бетон мәйданчыгы һәм бассейн төзелде.

Закон бозуларны бетерү максаты белән табигатьне саклау прокуроры судка законсыз биләгән акваторияне һәм су объектының яр буе полосасын азат итүне, формалаштырылган җир кишәрлегенә милек хокукын законсыз дип тануны, корылмаларны сүтеп алуны таләп итте.

Татарстан Республикасы Лаеш районы суды тарафыннан прокуратура таләпләре тулысынча канәгатьләндерелде.  
Суд карарын үтәү прокуратура контролендә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International