Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе тарафыннан 2019 елның март аеннан, кыр эшләренә әзерлекне ачыклау өчен, район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тракторларга һәм тагылмаларга техник тикшерү уздыру башлана.
Авыл хуҗалыгы техникасына еллык техник карау-эш машиналарының техник торышын һәм аларның кешеләр сәламәтлеге һәм гомере өчен куркынычсызлык таләпләренә туры килүен бәяләргә мөмкинлек бирә торган кирәкле процедура.
Тракторларга һәм үзйөрешле машиналарга беренче техник карау Дәүләт техник күзәтчелеге органнары тарафыннан теркәлгәннән соң уздырыла, аннан соң – ел саен. Бер елдан артык булмаган һәм эксплуатацияләүдә булмаган машиналарга карата беренче техник карау техник торышын тикшермичә генә үткәрелә.
Дәүләт техник тикшерүен үткәрү вакыты һәм урыны турында мәгълүмат һәр оешмага Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең язмача яисә шәхсән инспекторы тарафыннан җиткерелә . Әмма, техника, кагыйдә буларак, зур габаритлы һәм акрын йөрешле булганлыктан, инспекторлар турыдан-туры хуҗалыкларга барып, билгеләнгән вакытта техник карау үткәрә. Бу чаралар алдан планлаштырыла. Шәхси кулларда тупланган азгабаритлы тракторлар искәрмә булып тора. Әмма алар өчен дә муниципаль берәмлекләр буенча оештырылган техник караулар уздырыла, алар турында үзйөрешле машина хуҗаларына алдан хәбәр ителә.
Техник тикшерү узу өчен техник чара хуҗасы шәхесне раслаучы документ, техник чараларны теркәү турында таныклык һәм дәүләт теркәү билгесе бирергә тиеш. Техник чарага беркетелгән тракторчы-машинистның тиешле категория таныклыгы булырга тиеш, шулай ук иминият полисы да кирәк.Дәүләт техник карау, күрсәтелгән документлар исемлеге тулы булмаса яисә аларның гамәлдә булу вакыты бетмәсә, үткәрелми; техосмотр, пычрак, маркировка табличкасы урнаштыру урыннары (шилдиков) һәм номер агрегатлары клеймалары чистартылмаган, номерларны уку мөмкин түгел; номер узеллары һәм агрегатлары алмаштырылган, әмма теркәү документларына үзгәрешләр кертелмәгән.