ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2019 ел
дүшәмбе

   Кариле авылында яшәүче Мөхәммәдиев Галимҗан Мөхәммәди улына 17 март көнне 90 яшь тулды. 

Эш планы нигезендә, гаиләгә һәм гаилә элемтәләренә бала хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, әлеге мәсьәләләр буенча гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан, 2019 елның 22 мартында 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында телефоннар буенча «кайнар линия» эше оештырылачак 8(843) 236-61-26, 236-61-24, 236-61-49.

2019 елның 19 мартында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак. Адрес: штп Балтач, Ленин ур., 52 йорт (район мәдәният йорты).

16 март көнне Зәй  каласында  Татарстандагы муниципаль хезмәткәрләрнең чаңгыда узышулары буенча спартакиада булды. Муниципалитетлар арасында  барган кискен ярышта районыбыз командасы   икенче урынны яулады. Афәрин, егетләр-кызлар!

16 март көнне "Факел" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре "Каенлык" шугалагында кышны озатуга багышланган «Нәүрүз»бәйрәме үткәрделәр.

12 март көнне  13.00 сәгатьтә «Балтач «Форпост» үзәге директоры Ф. Ш. Гыйлемҗанов Кече Лызи урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча полиция бүлегенә һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча музеена экскурсия оештырды. Чара “Полиция тарихы белән танышу» кысаларында үткәрелде.

2019 елның 15 мартында «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре пуля белән ату буенча спорт ярышы үткәрде. Бу ярышта дзюдо түгәрәгенә йөрүче балалар зур кызыксыну белән катнаштылар.

2019 елның 18 мартында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.


15
март, 2019 ел
җомга

2019 елның 15 мартында сәгать 8.00 дә район Советының утырышлар залында Балтач муниципаль районы башлыгы Р. Р. Нотфуллин рәислегендә өченче чакырылыш Балтач район Советының чираттагы егерме сигезенче утырышы узды.

2019 елның 16 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда томан көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International