16 март көнне "Факел" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре "Каенлык" шугалагында кышны озатуга багышланган «Нәүрүз»бәйрәме үткәрделәр. Әкият геройлары Кыш Бабай һәм яз, балалар өчен күңелле конкурслар, уеннар һәм призлар әзерләделәр. Уеннарда, конкурсларда актив катнаштылар. Балалар кебек өлкәннәр дә күп позитив алдылар. Кайнар чәй, тәмле коймак бәйрәмгә килгән һәркем өчен әзерләнгән иде.