2019 елның 15 мартында сәгать 8.00 дә район Советының утырышлар залында Балтач муниципаль районы башлыгы Р. Р. Нотфуллин рәислегендә өченче чакырылыш Балтач район Советының чираттагы егерме сигезенче утырышы узды.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
4. Балтач муниципаль районының 2019-нчы елга муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру планына өстәмәләр кертү турында.
5. Районның муниципаль милкенә караган һәм канәгатьләнерлек хәлдә булмавы белән файдаланылмый торган мәдәни мирас объектлары өчен ташламалы аренда түләве билгеләү Тәртибе турында.
6. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль милкен хосусыйлаштыру тәртибе турындагы Нигезләмә хакында.
7. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль мөлкәтен исәптән төшерү тәртибе турындагы Нигезләмә хакында.
8. Балтач муниципаль районының 2019-нчы елга, 2020-2021-нче елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетына үзгәрешләр кертү турында.
9. Балтач район Советының 2016 елның 16 сентябрендәге 56 номерлы “Татарстан Республикасы Балтач районы башкарма комитеты структурасын һәм хезмәткәрләренең гомуми санын раслау турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында.
10. Балтач муниципаль районы территориясендә күздә тотылган хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекнең әйләнә-тирәлеккә йогынтысын бәяләү буенча иҗтимагый фикер алышуларны оештыру һәм үткәрү тәртибе турындагы Нигезләмә хакында.
11. Балтач район Советының 2007 елның 19 октябрендәге 91 номерлы “Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының коммуналь комплекс оешмалары товарларына һәм хезмәт күрсәтүләренә тарифларны җайга салу тәртибе турында”гы карарның үз көчен югалтуын тану турында.
12. Җир кишәрлекләрен бушлай алу хокукына ия булган гражданнар исемлекләрен әзерләү Тәртибенә үзгәрешләр кертү турында.
Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча доклад белән финанс-бюджет палатасы рәисе Р. М. Ильясов, районның Контроль-хисап палатасы рәисе Р. В. Кәримов, Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Н. Н. Сабирҗанов, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе И. М. Фәтхетдинов, Балтач районы башкарма комитетының оештыру-гомуми бүлеге җитәкчесе А. Н. Галиева, юридик бүлек җитәкчесе Р. С. Фатыйхов чыгыш ясадылар.
Утырыш эшендә Балтач район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесе, Башкарма комитет бүлекләре җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре, район прокуроры, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Депутатлар тарафыннан көн тәртибендәге каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.