ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2019 ел
сишәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 20 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.

Кичә, 2019 елның 18 мартында, Кукмара районы мәдәният йортында XIX «Созвездие-Йолдызлык»  яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы тәмамланды.

  Әтнә, Арча, Балтач, Биектау, Саба, Теләче һәм Кукмара районнарыннан меңнән артык яшь талантлар Казанда КФУның «Уникс» күңел ачу комплексында үз районын яклау хокукы өчен көрәште.


18
март, 2019 ел
дүшәмбе

   Балтач җирлегендә гомер итүче Петрова Зинаида Кузьминичнага 18 март көнне 90 яшь тулды. 

   Гондыр авылында гомер итүче Степанова Мария Алексеевнага 18 март көнне 90 яшь тулды.

2019 елның 18 мартында сәгать 10.00 да район Советының утырышлар залында Балтач муниципаль районы башлыгы Р. Р. Нотфуллин рәислегендә Балтач муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышы булып узды.

17 март көнне «Сабантуй» ял паркында Балтач шәһәр җирлеге территориясендә эшчәнлек алып баручы җитештерү предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр, оешмалар һәм учреждениеләр арасында кышкы Спартакиада булып узды.

16 март көнне «Сабантуй " ял паркында прокуратура хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасының финал уеннары узды. Балтачта ТР Прокуратурасының 100дән артык хезмәткәре ярышты.

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 19 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.

2018 елның 15 нче Март көнне “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Кадыров Булат Ильдар улы hәм әйдәп баручы специалисты Шакирова Гөлназ Фәрит кызы белән очрашу булып узды. Әңгәмәдә әйбер сатып алган очракта hәм акча мәсьәләләре белән эш иткән кулланучыларның хокуклары белән таныштырды. Очрашу барышында тернәкләнүчеләрдән сорулар да күп булды. Ахырда Булат Ильдар улы тернәкләнүчеләрнең борчыган сорауларына тулы җаваплар бирде, киләчәктә уяу булырга чакырды. Шулай ук урлашучылар эше турында һәм Халык контроле турында мәгълүмат җиткерде. Очрашу азагында тернәкләнүчеләргә буклетлар тапшырды.

  Агымдагы елның 15 нче мартында  “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә Бөек Ватан сугышы ветераны, “Халыклар дуслыгы” музее җитәкчесе Гарифҗан Галиевич Галиев белән  очрашу булып узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International