Татарстан Республикасы Прокуратурасы хезмәткәрләре арасында Спартакиада

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

16 март көнне «Сабантуй " ял паркында прокуратура хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасының финал уеннары узды. Балтачта ТР Прокуратурасының 100дән артык хезмәткәре ярышты. Чараның тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков та катнашты.  Балтач муниципаль районы башлыгы Р. Р. Нотфуллин барлык кунакларны бәйрәм белән котлады һәм табигать кочагында вакытны бик яхшы үткәрүләрен теләде.

Кунаклар тәмле коймак һәм өчпочмак белән сыйланды. Ә чәй табыныннан соң һәр катнашучы чаңгы узышларында , пневматик винтовкадан атуда һәм гранат ыргыту буенча үз осталыкларын күрсәтә алды.

Чыннан да, спартакиада – сәламәт яшәү рәвеше алып бару гына түгел, ә Татарстан Республикасының башка территорияләрендә яңа танышлар табу һәм аралашу мөмкинлеге дә.

Спартакиада этапларын узуга барысы да җаваплы якын килделәр. Һәркайда дустанә атмосфера хөкем сөрде. Ярышлар рухына карамастан, һәр команда үзләре өчен генә түгел, көндәшләре өчен дә җан аттылар.

Спартакиада ахырында җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.  

Җиңүчеләр сүзләренә караганда, алар җиңүләр көтмәгән. ә бары тик саф һавада ял итәргә килгәннәр. 

Шулай итеп, катнашучылар һәм кунаклар үзләре белән бүләкләр һәм сувенирлар гына түгел, онытылмаслык хис-кичерешләр дә алып киттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International