"Кыш озату " кышкы Спартакиадасы

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

17 март көнне «Сабантуй» ял паркында Балтач шәһәр җирлеге территориясендә эшчәнлек алып баручы җитештерү предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр, оешмалар һәм учреждениеләр арасында кышкы Спартакиада булып узды.

Быел бәйрәм югары дәрәҗәдә үтте. Узган еллардагы кебек үк, балтачлылар кышны җыр-бию белән озаттылар.  Балалар һәм өлкәннәр төрле уеннарда катнаштылар. Катнашучылар һәм кунаклар пневматик винтовкадан, бобслейдан ату, чаңгы эстафетасы, аркан тарту, мини-футбол, киез ыргыту һәм тд кебек ярышларда көч сынашты.

Спорт ярышларында җиңүчеләр иганәчеләр бүләкләре белән бүләкләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International