Степанова Мария Алексеевнага 18 март көнне 90 яшь тулды.

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

   Гондыр авылында гомер итүче Степанова Мария Алексеевнага 18 март көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәчесе Алсу Гатиятуллина, Шубан авыл җирлеге башлыгы Раиф Мөҗипов, җаваплылыгы чикләнгән “Алга” җәмгыятенең баш икътисадчысы Фәнил Ибениев һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International