2019 елның 18 мартында сәгать 10.00 да район Советының утырышлар залында Балтач муниципаль районы башлыгы Р. Р. Нотфуллин рәислегендә Балтач муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышы булып узды.
Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләр каралды:
1.Балтач муниципаль районы территориясендәге җир кишәрлекләре һәм башка күчемсез милек объектлары турындагы мәгълүматларны тикшерү һәм актуальләштерү буенча эш нәтиҗәләре турында.
2.Район Иҗтимагый Советының 2018 елдагы эшчәнлеге, шул исәптән иҗтимагый контроль һәм коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча эшне оештыру турында.
3. 2018 елда гражданнарның үзара салым акчасы хисабына үтәләсе эшләргә төзелгән муниципаль контрактларның үтәлү нәтиҗәләре турында.
Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча доклад белән районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе И.М. Фатхутдинов, районның Иҗтимагый Совет рәисе В.М.Закиев, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары И. С. Галимуллин.
Утырыш эшендә Балтач район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесе, Башкарма комитет бүлекләре җитәкчеләре, район прокуроры, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.