2019 нчы елның 20 нче мартында Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең дәүләт автоном учреждениесенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә шәфкать туташы Чернова Лидия Павел кызы тернәкләнүчеләр белән “Грипп, аннан ничек сакланырга?” дип исемләнгән кисәтү әңгәмәсе уздырды. Әңгәмәдә катнашучылар гриппның беренче билгеләре, вирусның төзелеше, таралу юллары белән таныштылар. Шулай ук тернәкләнүчеләргә вируслы инфекциядән сакланыр өчен алдан профилактик чаралар күрергә киңәшләр бирелде.
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы су саклау законнарын үтәү буенча тикшерү үткәрде.
Лаеш муниципаль районы Нармонка авыл җирлеге җирле үзидарә органы тарафыннан ташландык суларны агызу тиешенчә оештырылмавы ачыкланды, ул чистарту станциясенә хезмәт күрсәтә.
Начар метеорологик күренешләр:
2019 елның 21 мартында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда - төнлә һәм иртән).
2019 елның 19 нчы мартында "Факел" яшүсмерләр клубында юлда йөрү кагыйдәләрен кабат искә төшерү максатыннан полициянең олы лейтенанты Р.А.Галимбеков белән очрашу булып узды.
16-17 март көннәрендә кекусинкай каратэ буенча «Россия каратэ лигасы кекусин кайкан» ОО спорт клублары арасында ябык чемпионат һәм Татарстан Республикасы беренчелеге кысаларында өйрәнү-тренировка ярышлары узды.
2019 елның 17 мартында Чебакса бистәсендәге чаңгы трассасында 44 нче Казан яшүсмерләр чаңгы марафоны узды.
2019 елның 22 мартында 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында телефоннар буенча «кайнар линия» эше оештырылачак 8(843) 236-61-26, 236-61-24, 236-61-49.
Казан районара табигать саклау прокуратурасы җитештерү һәм куллану калдыклары турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
Агымдагы елның 19 нчы мартында “Язгы яхшылык атналыгы” акциясе кысаларында “Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең” Дәүләт Автоном Учреждениесенең социаль тернәкләндерү бүлегендә гарденотерапия буенча “Яшел үсенте” исеме астында эш башкарылды. Тернәкләнүчеләр орлык һәм үсентеләрне чәчү, үстерү серләренә төшенделәр. Шулай ук помидор утырттылар, үсентеләрне тәрбияләделәр.
Агымдагы елның 19 нчы мартында “Язгы яхшылык атналыгы” кысалыгында хезмәт инструкторы “Учтагы яхшылык” дип исемләнгән фетр материалыннан брошка әзерләү буенча күмәк формада чара уздырды. Дәрес О.В.Фокиноның “Учымда яхшылык йөртәм” дип исемләнгән шигырь уку белән башланып китте. Тернәкләнүчеләр үз куллары белән ясалган матур- матур чәчәкләрне бер- берсенә бүләк итәргә дә өлгерделәр. Әлеге чаралар кул бармакларының сизгерлеген аттырып кына калмый, яхшылык, ярдәмләшү, дуслык хисләрен дә барлыкка китерә.