"Җәяүле белергә тиеш" юл хәрәкәте кагыйдәләрен профилактикалау буенча ЮХИДИ хезмәткәре белән очрашу

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

2019 елның 19 нчы мартында "Факел" яшүсмерләр клубында юлда йөрү кагыйдәләрен кабат искә төшерү максатыннан полициянең олы лейтенанты  Р.А.Галимбеков белән очрашу булып узды. Рәниф Әхмәтхан улы балаларга юл кырында үзеңне ничек тотарга, юл билгесе тамгалары, светофор юлда ничек ярдәм иткәнен аңлатты. Балаларны гел автомобильга утыруга куркынычсызлык каешын эләктереп йөрергә, киемнәргә утны кире кайтара торган элементлар ябыштырып йөрергә өндәде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International