20 нче март көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Балтач гимназиясенең 2 в сыйныфы укучылары катнашында Бөтендөнья урманнар көне уңаеннан “Урман-табигать күрке” дип аталган экологик уен узды. Бу чарада укучылар урманнар турында мәгълүмат тыңладылар, “Дуслашыйк урман белән” дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштылар, уеннарда катнаштылар, чара ахырында урман турында яхшы эчтәлекле видеофильм карадылар.
2019 елның 21 мартында Балтач районының «Яңа тормыш» ҖЧҖ базасында күрсәтмә техник карау һәм киңәшмә уздырылды .Техник карауга инспекция башлыклары - Киров өлкәсенең Малмыж, Нократ Аланы районнарының, Марий Эл Республикасының Параньга, Мари-Турек районының баш дәүләт инженер-инспекторлары һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча, Әтнә, Кукмара, Мамадыш, Теләче,Саба районнарының территориаль бүлекләре башлыклары чакырылган иде.
ТАССРның 100 еллыгына багышланган максаттан 2019 нче елның 22 мартында “Әйдәгез, тату яшибез!” дип исемләнгән чара узды.
2019 елның 20 мартында Балтач муниципаль районының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе тарафыннан язгы ташу вакытында су басу зонасына эләккән кешеләрнең яшәү урыннары буенча рейдлар үткәрелде.
Балтач район башкарма комитетына җитәкче урынбасары ярдәмчесе кирәк. Дәгъвачыга таләпләр: югары яки урта һөнәри белем булу.
2019 елның 21 мартында, «Язгы изге эшләр атналыгы” акциясе кысаларында, "Наз" Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенен социаль педагогы Наталья Закирова «Волонтер» үзәге активистлары белән берлектә “Кошлар өчен кунак йорты” дип исемләнгән акция үткәрделәр.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан “Минем шәҗәрәм” республика генеалогик тикшеренүләр конкурсы игълан ителде. Ул 2019 елның 20 мартында башланып китте.
Начар метеорологик күренешләр:
21 март кичендә, 2019 елның 22 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.
2019 елның 19-21 мартында Яр Чаллы шәһәрендә егетләр һәм кызлар арасында ЗМС И. С. Утробин призларына чаңгы ярышлары буенча ачык республика ярышлары узды.
21 март көнне 9.00 сәгатьтә ТР Балтач РИКның кече утырышлар залында санитар-экологик икеайлык үткәрүгә әзерлек буенча киңәшмә узды. Балтач муниципаль районында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгыннан министр урынбасары – әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Ф. Ф. Шакиров катнашты.