21 март көнне санитар-экологик икеайлык үткәрүгә әзерлек буенча киңәшмә булып узды

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

 

2019 елның 1 апреленнән Татарстан Республикасында торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башлана.

Шуның белән бәйле рәвештә, бүген, 21 март көнне 9.00 сәгатьтә ТР Балтач РИКның кече утырышлар залында санитар-экологик икеайлык үткәрүгә әзерлек буенча киңәшмә узды. Балтач муниципаль районында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгыннан министр урынбасары – әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Ф. Ф. Шакиров катнашты.

Киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1.      Балтач муниципаль районы территориясен чистарту буенча санитар-экологик икеайлыкка әзерлек барышы турында

2.      Татарстан Республикасы территориясен чистарту буенча санитар-экологик икеайлыкка әзерлек турында.

Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча доклад белән Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе А. Ф. Хәйретдинов, Татарстан Республикасының әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Ф. Ф. Шакиров чыгыш ясады.

Киңәшмәдә башка районнар вәкилләре, Башкарма комитет җитәкчесе А. Ф. Хәйретдинов , МЭиПР Төньяк территориаль идарәсе башлыгы Р. Д. Шаһиәхмәтов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары И. С. Галимуллин, «Балтач МПП ЖКХ» АҖ генераль директоры урынбасары Р. Ф. Гарәфиев, «Чепья МПП ЖКХ» ҖЧҖ директоры М. Т. Кадиров, «Благоустройство» ҖЧҖ директоры Н. Г.Габдрахманов, МБУ «Хуҗалык-эксплуатация хезмәте» директоры Ф. Х. Сибагатуллин катнаштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International