Яз җитү белән елга янында урнашкан күп кенә халыкның яңа кыенлыклары – су басу очраклары килә.
Шул уңайдан, 2019 елның 20 мартында Балтач муниципаль районының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе тарафыннан язгы ташу вакытында су басу зонасына эләккән кешеләрнең яшәү урыннары буенча рейдлар үткәрелде.
Балтач шәһәр җирлеге администрациясе халыкны 2019 елгы язгы ташуга алдан әзерләнергә чакыра. Үз милкенең сакланышы турында борчылырга һәм аны су эләкми торган урынга җыеп куярга кирәк. Үз йорт яны территориясендә су бүлгечләрне (лотокларны) чистартырга кирәк.