Балтач районының «Яңа тормыш» ҖЧҖ базасында күрсәтмә техник карау һәм киңәшмә уздырылды

2019 елның 22 марты, җомга

       2019 елның 21 мартында Балтач районының «Яңа тормыш» ҖЧҖ базасында күрсәтмә техник карау һәм киңәшмә уздырылды .Техник карауга инспекция башлыклары - Киров өлкәсенең Малмыж, Нократ Аланы районнарының, Марий Эл Республикасының Параньга, Мари-Турек районының баш дәүләт инженер-инспекторлары һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча, Әтнә, Кукмара, Мамадыш, Теләче,Саба районнарының территориаль бүлекләре башлыклары чакырылган иде. Киңәшмәдә Дәүләт техник күзәтчелек инспекторларының көндәлек эше мәсьәләләре һәм проблемалары турында фикер алыштылар.
      Техник карау уздыру барышында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы буенча территориаль бүлеге башлыгы М. Р. Габдрахманов тарафыннан  техник карау уздырганда кагыйдәләр һәм таләпләр турында аңлатмалар бирелде, контроль-диагностика җайланмалары белән эшләү тәртибе күрсәтелде. Барлык инспекторлар да техник тикшерү үткәрүдә актив катнаштылар.
       Техник карау нәтиҗәсендә тапшырылган техниканың техник торышы буенча кайбер бозулар һәм кисәтүләр ачыкланды, аларның күбесе урында бетерелде. Гомумән алганда, чарада катнашучылар техник карап чыгуны яхшы әзерләүне һәм оештыруны билгеләп үттеләр.
       Гамәли өлеш тәмамланганнан соң Дәүләт техник күзәтчелеге инспекторлары күрше төбәкләрнең техник карау буенча фикер алыштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International