Районның иҗтимагый советы әгъзалары район җитәкчелеге белән бергә капиталь ремонт объектлары буенча кабат рейдлар ясадылар. Алар Чепья музеенда, Карадуган авыл Советы бинасында, Борнак авыл клубында, Кече Лызи балалар бакчасында капиталь ремонт барышы белән таныштылар.
Күчмә киңәшмә эшендә Балтач муниципаль районы башлыгы Р. Р. Нотфуллин, район башлыгы ярдәмчесе, районның коррупциягә каршы комиссиясе секретаре Э. Ф. Гарипова,район башкарма комитеты җитәкчесе А. Ф. Хәйретдинов, район төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе И. Н.Сәгъдиев катнаштылар. Әлеге объектларда булып, районның иҗтимагый Советы әгъзалары төзелеш эшләренә карата үз фикерләрен әйттеләр.