ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 26 мартында 10нан 13.00 сәгатькә кадәр «Бердәм РОССИЯ»  партиясе рәисе Д. А. Медведевның Татарстан Республикасындагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә (Казан шәһәре, К. Маркс урамы, 31/7 йорт) Татарстан Республикасында ташламалы категория гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү чараларын күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булачак.

2019 елның 14 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасының көнбатыш районнарында урыны белән көчле кар көтелә.

2019 елның 19 мартында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак. Адрес: штп Балтач, Ленин ур., 52 йорт (район мәдәният йорты).

2018 елның 9 нчы мартында Ор авылы мәдәният йортында “Пар алмадай парлы булып тигез гомер итәбез” дип исемләнгән 25, 40, 45 һәм 50 ел бергә гомер иткән парлар белән очрашу кичәсе үткәрелде. Кичә бик куңелле һәм тирән эчтәлекле итеп оештырылган иде.

12 март көнне Шубан авыл  китапханәсендә Шубан мәдәният йорты белән берлектә 5-8 сыйныф укучылары  өчен «Могжизалар кыры» интеллектуаль уены оештырылды.

"Безнең Татарстан" форумына заявка кампаниясе ачылды. Тугыз форум мәйданчыгы буенча экспертлар финалда дәүләт ярдәме алачак идеяләр һәм проектлар сайлап алачак.

"Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның хокукларын яклау турында" Федераль законга һәм "Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу турында" Федераль законның 35 статьясына үзгәрешләр кертү хакында 2018 елның 25 декабрендәге 480-ФЗ номерлы Федераль закон белән 26.08.2008 елдагы 294-ФЗ номерлы Федераль закон яңа 26.2 статьясы белән тулыландырылды, анда 2019-2020 елларда дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм кече эшкуарлык субъектларына карата Муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда планлы тикшерүләр оештыру һәм үткәрү үзенчәлекләре билгеләнде.


12
март, 2019 ел
сишәмбе

12 март кичендә, 2019 елның 13 мартында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә юлларда көчле бозлавык, кич һәм төнлә урыны белән буран һәм көньяк - көнбатыштан исүче җил (Казанда 16 м/с кадәр).

Чепья  авылында  яшәүче Александрова Лидия Александровнага 12 март көнне 95 яшь тулды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International