12 март көнне Шубан авыл китапханәсендә Шубан мәдәният йорты белән берлектә 5-8 сыйныф укучылары өчен «Могжизалар кыры» интеллектуаль уены оештырылды. Уенның темасы эшче-һөнәрләр елына. Уен бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды. «Могҗизалар кыры»нда катнашучыларның барысына да уен бик ошады. Интеллектуаль уеннан алар күтәренке кәеф алды һәм бүләккә ия булдылар. Уенның җиңүчесе Язилә Мөхәммәтҗанова булды. Уенда10 укучы катнашты.