Лидия Александровнага 12 март көнне 95 яшь тулды

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Чепья  авылында  яшәүче Александрова Лидия Александровнага 12 март көнне 95 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директор урынбасары Фәния Йосыпова, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, авыл җирлегеннән бүләк-күчтәнәч тапшырдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International