ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

Чепья  авылында  яшәүче Михеева Серафима Михайловнага 30 март көнне 90 яшь тулды. 

30 март көнне Бөрбаш авыл җирлегендә "Нәүрүз" кышны озату бәйрәме булып узды.

31 март көнне Урта Көшкәт авыл клубында юбилярларга 50,55,60 һәм 70 яшь тулу уңаеннан, «Минем елларым-минем байлыгым» дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Чарага авыл җирлеге башлыгы Перфилов Ю. М чакырылган иде, ул юбилярларны котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. 

30 март көнне «Балтач» УСЗда 2005-06 елгы укучылар арасында волейбол буенча район беренчелеге булып узды. Ярышларда 8 мәктәп (Балтач урта мәктәбе, Куныр урта мәктәбе, Пыжмара мәктәбе , Кенә урта мәктәбе, Балтач гимназиясе, Шубан мәктәбе, Бөрбаш урта мәктәбе, Яңгул урта мәктәбе, Урта Көшкәт мәктәбе) егетләре һәм кызлары катнашты.


29
март, 2019 ел
җомга

Бүген көндез Балтач үзәк район хастаханәсенә "Дулкын" йөзү бассейныннан сигез бала (8дән 12 яшькә кадәр) һәм ике өлкән кеше килде. Барлык пациентлар да авызда баш әйләнү һәм корылыкка зарландылар.

2019 елның 29 март көнендә "Факел" яшүсмерләр клубында балалар коррупцияга каршы мәгълүмәти стенд ясадылар

Акция ике этапта үткәрелә:

- район: 2019 елның 1 апреленнән 13 маена кадәр

- республика: 2019 елның 14 маеннан 31 маена кадәр

Хезмәтне саклау мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, производствода бәхетсезлек очракларын һәм һөнәри авыруларны булдырмау, шулай ук эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә хезмәт культурасын алга этәрү максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 07.03.2010 елдагы 484-р номерлы боерыгына таянып, Татарстан Республикасының Балтач районы башкарма комитеты "Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар турында" 2019 елның 25 мартындагы 53 номерлы боерыкны кабул итте. 

29 март көнне Балтач район үзәк китапханәсендә язучы, шагыйрә, эшмәкәр Равилә Шамил кызы Шәйдуллина һәм режиссёр, сценарийлар авторы Нурания Мөхәммәтхан кызы Җамалиева белән очрашу кичәсе үткәрелде.

Кичәдә катнашучылар Равилә Шәйдуллинаның «Ел китабы-2017»  бәйгесендә җиңү яулаган «Ялантауга ай кунган» китабы буенча фикер алыштылар. Язучының «Үксезләр» повесте буенча Нурания Җамалиева тарафыннан төшерелгән нәфис фильм кичәдә катнашучылар арасында зур бәхәсләр уятты.

Очрашу Равилә Шәйдуллинаның шигыренә язылган җыр, татар, рус, удмурт, мари телләрендә яңгыраган балалар шигырьләре белән үрелеп барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International