2019 елның 29 март көнендә "Факел" яшүсмерләр клубында балалар коррупцияга каршы мәгълүмәти стенд ясадылар. Шулай ук "Нәрсә ул коррупция?", "Ни өчен барлыкка килә?" һәм коррупцияга каршы ничек көрәшергә дигән сорауларга җавап бирделәр. Тормышта кайсы өлкәдә коррупция ешрак очраганын сөйләштеләр. Мондый чаралар үткәрү балаларда коррупцияга каршы тискәре уйлар формалаштыруга ярдәм итә.