#ЭКОВЕСНА 2019 республика акциясе

2019 елның 29 марты, җомга

Акция ике этапта үткәрелә:

- район: 2019 елның 1 апреленнән 13 маена кадәр

- республика: 2019 елның 14 маеннан 31 маена кадәр

Акциядә түбәндәге номинацияләр буенча эшләр һәм проектлар катнаша:

- "Иң яхшы балалар бакчасы

- "Иң яхшы мәктәп»

- "Иң яхшы гаилә»

- "Иң яхшы предприятие»

- "Иң яхшы муниципаль берәмлек»

    Катнашучыларның эшләре һәм проектлары бастырып чыгарылган һәм рәсмиләштерелгән рәвештә дә, электрон формада да кабул ителә (фото/видео материаллар, ММЧда басмалар, раслый торган башка документлар).

    Акцияне үткәрү кысаларында мөмкин булган чаралар

- "Иң яхшы балалар бакчасы": Сыерчык оялары ясау, экологик дәресләр үткәрү, флэшмоблар ясау, кече архитектура формаларын булдыру, каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю, территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту, шигырьләр һәм җырлар язу, макулатура җыю, экологик акцияләр һәм Татарстан Әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш итүгә юнәлтелгән башка чаралар үткәрү. 
- "Иң яхшы мәктәп": сыерчык оялары ясау, экологик дәресләр үткәрү, флэшмоблар ясау, кече архитектура формаларын булдыру, каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю, территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту, шигырьләр һәм җырлар язу, макулатура җыю, агачлар утырту, экологик акцияләр һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш мәсьәләләренә юнәлтелгән башка чаралар үткәрү.

- "Иң яхшы гаилә": сыерчык оялары ясау, флэшмоблар ясау, кече архитектура формаларын булдыру, каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю, территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту, макулатура җыю, агачлар утырту, экологик акцияләр һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитенә сакчыл мөнәсәбәткә юнәлтелгән башка чаралар үткәрү.

- "Иң яхшы предприятие": территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту, макулатура җыю, агачлар утырту, экологик акцияләр һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитенә сак караш, энергия саклау һәм табигать саклау технологияләрен һәм производстволарын гамәлгә кертүгә юнәлтелгән башка чаралар үткәрү.

- "Иң яхшы муниципаль берәмлек»: муниципаль берәмлекнең күзәтчелек эшчәнлеге, экологик-практик эшчәнлек.

Акциянең район этабында катнашу өчен эшләр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Балтач ш. т. п., Ленин ур., 42

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International