Борбаш авыл җирлеге яңалыклары. Кыш озату

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

30 март көнне Бөрбаш авыл җирлегендә "Нәүрүз" кышны озату бәйрәме булып узды. Нәүрүз - яз бәйрәме һәм табигатьнең яңару башлангычы, язгы көн төн тигезләшкән көннәрдә билгеләп үтелә. Ә бу көнне, чыннан да, кыш язын көрәште, табигать янә ак кар белән күмелде. Тик яз барыбер үз эшен эшләячәк, кошлар киләчәк, җылысы башланачак.

Җыелучылар уеннарда, конкурсларда катнаштылар. Кыйммәтле бүләкләр алдылар, соңыннан барысы бергә коймак белән чәй эчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International