29 март көнне Балтач район үзәк китапханәсендә язучы, шагыйрә, эшмәкәр Равилә Шамил кызы Шәйдуллина һәм режиссёр, сценарийлар авторы Нурания Мөхәммәтхан кызы Җамалиева белән очрашу кичәсе үткәрелде.
Кичәдә катнашучылар Равилә Шәйдуллинаның «Ел китабы-2017» бәйгесендә җиңү яулаган «Ялантауга ай кунган» китабы буенча фикер алыштылар. Язучының «Үксезләр» повесте буенча Нурания Җамалиева тарафыннан төшерелгән нәфис фильм кичәдә катнашучылар арасында зур бәхәсләр уятты.
Очрашу Равилә Шәйдуллинаның шигыренә язылган җыр, татар, рус, удмурт, мари телләрендә яңгыраган балалар шигырьләре белән үрелеп барды.