Бүген көндез Балтач үзәк район хастаханәсенә "Дулкын" йөзү бассейныннан сигез бала (8дән 12 яшькә кадәр) һәм ике өлкән кеше килде. Барлык пациентлар да күңел болгану, баш әйләнү һәм авызда корылыкка зарландылар.
Башта табиблар тарафыннан җиңел дәрәҗәдәге хлор белән агулану диагнозы куелды.
Госпитализация вакытында дүрт баланың хәле табиблар тарафыннан уртача авырлыкта бәяләнүе билгеле. Тагын дүрт бала җиңел дәрәҗәдә авыр хәлдә дип бәяләнде. Хәзер медиклар тарафыннан күрелгән чаралардан соң балаларның хәле стабильләште һәм алар үзләрен канәгатьләнерлек хис итә.
Йөзү бассейны эше вакытлыча туктатылган. Гадәттән тыш хәл урынында су пробалары алынды. Бу хәлнең килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.