ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Карадуган  авылында  яшәүче Габдуллин Габдулфаяз Габдулла улына 3 апрель көнне 90 яшь тулды.

3 апрель көнне үзәк балалар китапханәсенең уку залында  “Фикердәш” клубының 15 еллыгы уңаеннан чираттагы утырышы узды. Биредә үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре дә әлеге очрашуда катнашып, буктрейлер күрсәттеләр һәм башваткыч уенын тәкъдим иттеләр.

2019 елның 2 нче апрелендә "Факел" яшүсмерләр клубында "Яшь орнитолог" исеме астындагы кошлар көненә багышланган конкурс-уен үтте. Бу уенның төп максаты- балаларны кошлар көне бәйрәме белән таныштыру, кошларга,табигатькә карата сак караш,әйләнә-тирәгә кызыксыну уяту булып тора. 

2019 елның 2 апрелендә район Советының утырышлар залында 2019 елның апрель-июль айларында Россия Федерациясе гражданнарын хәрби хезмәткә чакыру буенча видеоконференция режимында Татарстан Республикасы хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышы узды.


2
апрель, 2019 ел
сишәмбе

2019нчы елның 2 апрелендә “Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы  Гүзәл Җиһаншина “Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе”нең коррекцион сыйныфларында мөмкинлекләре чикле укучылар белән “Оста куллар”  дип исемләнгән чара үткәрде.

2019 елның 10 апрелендә  сәг. 13.00дә   Балтач муниципаль районының 2018 елгы бюджет  үтәлеше проекты  хакында гәвами тыңлаулар түбәндәге адрес буенча үткәрелә: ш.т.б.Балтач, Ленин урамы, 42-нче йорт, 3-нче этаж.

2019 елның 1 апрелендә " Хыял" яшьләр үзәге  Балтач урта мәктәбе укучылары арасында көлке көненә багышланган                  « Смайлик» фотоконкурсы үткәрде. Балаларга бик ошады, теләп катнаштылар.

3 апрельдә Татарстан Росреестры Бердәм консультацияләр көне үткәрә. Әлеге чара Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе оешуга 10 ел тулуга багышланган.


1
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Көлке көне безнең илдә киң таралмаган бәйрәм булып саналса да, һәркемгә дә  таныш ул. Һәм шунысы әйбәт,ул якты язгы көнгә - 1 апрельгә туры килгән.  2019 нчы елның 1 апрелендә "Факел" яшүсмерләр клубында күңелле бәйрәм үтте.

"2014-2021 елларга Татарстан Республикасында терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау" ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Министрлык «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» Региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәме белән Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына (алга таба – Конкурс) Конкурс уздыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International