2019нчы елның 05 апрелендә Балтач районы башкарма комитеты каршындагы Хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координацион советның чираттагы утырышы булып узды.
Балтач районы башкарма комитеты боерыгы нигезендә, 28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан, районыбыз җирлегендә 1 апрельдән алып 15 майга кадәр “Хезмәтне саклау балалар күзлегеннән” (“Охрана труда глазами детей”) дип исемләнгәнгән рәсем конкурсы игълан ителә.
Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе 2018-2019 елларда сайлау комиссиясе әгъзаларының квалификациясен күтәрү буенча комплекслы өч этаплы программа кабул иткән иде. 2019 елның апрелендә укуларның II этабы башланды - Татарстан Республикасы участок сайлау комиссияләренең кадрлар составын укыту үткәрелә.
Казан районара табигать саклау прокуратурасы Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгының Раифа участогы территориясендә хуҗалык корылмасын законсыз рәвештә төзүне туктатты.
Җинаятьчел берләшмә (җинаятьчел оешма) катнашучылары һәм җитәкчеләренең җинаять җаваплылыгы катгыйланды.
Россия Федерациясенең 2010 елның 1 апреленнән № 46-ФЗ Федераль законы нигезендә Россия Федерациясенең Җинаять кодексына һәм Россия Федерациясенең Җинаять-процессуаль кодексына оешкан җинаятьчелеккә каршы тору өлешендә үзгәрешләр кертелде.
5 апрель кичендә, 2019 елның 6 апрелендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.
Законнарга тәкъдим ителгән төзәтмәләр күбрәк актив һәм битараф булмаган кешеләр депутатлыкка барсын һәм авылдашларының проблемаларын хәл итәргә ярдәм итсен өчен юнәлдерелгән
2019 елның 3 апрелендә "Факел" яшүсмерләр клубында Балтач үзәк мәчете имамы Марат Хамитович Сайфутдинов белән терроризм һәм экстремизмга каршы очрашу булды.Балалар имам белән берлектә экстремизм, терроризм мәсьәләсен ,нинди сәбәпләр аркасында килеп чыкканын һәм каршы тору юлларын сөйләштеләр.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе белән берлектә 2019 елның 12 апрелендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр гражданнарның хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.
Шәмәрдән торак пунктында 2019 елның 15 апрелендә 2.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр планлы ремонт-профилактика эшләре үткәреләчәк