Хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координацион совет утырышы

2019 елның 6 апреле, шимбә

2019нчы елның 05 апрелендә Балтач районы башкарма комитеты каршындагы Хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координацион советның чираттагы утырышы булып узды. Координацион совет утырышында Татарстан Республикасы Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Ф.Хәйретдинов катнашты.

Көн тәртибе буенча Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен уздыруга багышланган чаралар турында, Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан “Хезмәтне саклау балалар күзлегеннән” дип исемләнгәнгән рәсем конкурсы уздыру турында, оешмаларда хезмәтне саклау буенча хезмәткәр вазифасы булдыру, социаль иминият фондына түләнган акчалараның бер өлешен хезмәтне саклау буенча чараларга тоту турында сораулар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International