Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе 2018-2019 елларда сайлау комиссиясе әгъзаларының квалификациясен күтәрү буенча комплекслы өч этаплы программа кабул иткән иде. 2019 елның апрелендә укуларның II этабы башланды - Татарстан Республикасы участок сайлау комиссияләренең кадрлар составын укыту үткәрелә.
Семинарларны 2018 елның декабрендә ВШГМУ К(П)ФУ базасында әзерлек узган оештыручылар үткәрә. Безнең районда территориаль сайлау комиссиясе рәисе Р.В.Кәримов, комиссия секретаре Р.Х.Мөхәммәтҗанова, комиссия әгъзасы А.Н.Галиева участок сайлау комиссиясе әгъзалары белән укытуларны Балтачта, Чепьяда, Яңгулда үткәрделәр. Программаның 1 модулен укыту кысаларында комиссиянең сайлау эшенә әзерләк, сайлау эшләре башланган көннән алып сайлау көненә кадәр оештыру мәсьәләләре каралды.