Гражданнарны хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

2019 елның 2 апрелендә район Советының утырышлар залында 2019 елның апрель-июль айларында Россия Федерациясе гражданнарын хәрби хезмәткә чакыру буенча видеоконференция режимында Татарстан Республикасы хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышы узды.

Исегезгә төшерәбез, 1 апрельдә гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру башланды. 135 мең россияле арасында Кораллы Көчләр сафын быел яз 44 якташыбыз тулыландыра. Татарстан Республикасы хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең төп таләпләре-белемле, физик яктан нык һәм учет белгечлекләре булган егетләрне чакыру.

ТР хәрби комиссары Сергей Погодин видеоконференция режимында 2019 елгы язгы чакырылышка әзерлек турында сөйләде. Хәрби хезмәткә чакырылучыларның беренче җибәрүләре 22 апрельдән үк планлаштырыла.

"Хәрби хезмәткә чакырылучыларның 53% коры җир гаскәрләренә озатылачак. Хәрби-диңгез флотында-8%, стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренә – 8%, Һава-космик көчләргә – 9%, һава-десант гаскәрләренә һәм махсус билгеләнештәге өлешләргә – 8%, милли гвардия гаскәрләренә – 6%, Оборона министрлыгының Баш идарәсенә – 2%, башка бүлекчәләргә – 6%», – дип ачыклык кертте Сергей Погодин.

Узган еллардагы кебек үк, урта махсус яки югары белемле яшь кешеләргә басым ясалачак.

Моннан тыш, теге яки бу сәбәпләр аркасында элек хезмәт итә алмаган өлкән яшьтәге гражданнар да чакырылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International