Татарстан Росреестры Бердәм консультацияләр көне үткәрә

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

3 апрельдә Татарстан Росреестры Бердәм консультацияләр көне үткәрә. Әлеге чара Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе оешуга 10 ел тулуга багышланган.

Быел ЕДК уздыруның үзәк мәйданчыгы булып Авангардная урамы, 74 нче йорт (подъезд №2) адресы буенча урнашкан КФҮ (МФЦ) офисы торачак: биредә Татарстан Росреестр вәкилләре белән беррәттән Кадастр палатасы, Салым хезмәте, Казан шәһәре Башкарма комитеты, кадастр инженерларының үзеннән-үзе көйләнә торган оешмасы хезмәткәрләре консультация хезмәтләре күрсәтәчәк.

Шулай итеп, Авангард урамы адресы буенча мөрәҗәгать иткән гражданнар актуаль мәсьәләләрнең иң киң спектры буенча бушлай консультация ала: хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алу, җир законнарын бозу, күчемсез милек алганда салым тотып калынган акчаны куллану; межалау үткәрү; яңа шәһәр төзелеше нормалары нигезендә объектны төзү һәм файдалануга тапшыру процедурасы буенча һәм башкалар.

Гагарин урамы, 103 нче йорт (Заречный бүлеге), Ямашев урамы, 82 нче йорт (Яңа Савин бүлеге), Җиңү проспекты, 100 нче йорт (Көньяк бүлек) адресы буенча урнашкан башка мәйданчыкларда гражданнарга Татарстан Росреестры вәкилләре генә консультация бирәчәк.

Казанда Бердәм консультацияләр көне 13.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр узачак. Бердәм Консультацияләр көне шулай ук бөтен республика буенча идарәнең территориаль бүлекләрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International