"Факел" яшүсмерләр клубында "Яшь орнитолог" исеме астындагы кошлар көненә багышланган конкурс-уен үтте

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

2019 елның 2 нче апрелендә "Факел" яшүсмерләр клубында "Яшь орнитолог" исеме астындагы кошлар көненә багышланган конкурс-уен үтте. Бу уенның төп максаты- балаларны кошлар көне бәйрәме белән таныштыру, кошларга,табигатькә карата сак караш,әйләнә-тирәгә кызыксыну уяту булып тора. 

Балалар уен барышында рәсемнәр буенча кошларны танып, күңелле сорауларга җавап биреп һәм кошларга нинди сынамышлар хас икәнлеген белделәр.Шулай ук безнең төбәктә яшәүче кошлар, аларның яшәү рәвеше белән таныштырдылар. Балалар үз чиратында әти-әниләре белән берлектә кошларга оялар,җимлекләр ясаулары турында хәбәр иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International