2019 елның 29 маенда 9.00 сәгатьтә. Балтач муниципаль район башлыгы Р. Р. Нотфуллин рәислегендә өченче чакырылыш Балтач район Советы Президиумы утырышы узды. Утырышта Балтач район Советының чираттагы утырышына чыгарыла торган сораулар каралды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда үз эшен ачкан һәм аны уңышлы үстерүче кешеләр бар. Шундыйларның берсе – Әлки районының Әхмәт авылыннан КФХ башлыгы Фәнис Бакиров, ул үзе өчен бизнес кына түгел, ә бөтен тормыш эше – татар токымлы атларны торгызу.
2019 елның 29 маена
2019 елның 28 май 18 сәгатьтән 29 май 18 сәгатькә кадәр
Алмашынучан болытлы һава.
Явым-төшемсез.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Һаваның минималь температурасы төнлә +9..+14, көндез максималь һава температурасы + 24º...+29º.
2019 елда Татарстан Республикасы Президентының "2019 елда Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәрен үткәрү көнен билгеләү турында" гы указы нигезендә Ураза бәйрәме 4 июньдә үткәрелә.
25 май көнне Балтач районында ат чабышы сезоны ачылды. "Сабантуй" ял паркы янәшәсендәге чабыш мәйданында ат ярышлары узды.
Балтач районының “Бөтенроссия инвалидлар оешмасының татар республика оешмасы” – “Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте” җирле җәмәгать оешмасы һәм “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көйле эшләве нәтиҗәсендә коммерциячел булмаган оешмалар бәйгесенә җибәрелгән “Спорт һәркем өчен” (“Спорт для всех”) проекты булдырылды.
2019 нчы елның 24-26 маенда «Факел» яшүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләр бокс буенча тренер Зәкиев Васил Ревалевич белән бергә Арча шәһәрендә Бөек Ватан сугышында җиңүне бәйрәм итү көненә багышланган бокс ярышларында катнаштылар.
27 май көнне 14.00 сәгатьтә район Советының утырышлар залында Балтач муниципаль районы башлыгы Р. Р. Нотфуллин рәислегендә Балтач муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы узды.
2019 нчы елның 27 нче маенда Бөрбаш авыл җирлеге башкарма комитеты коллективы белән Бөрбаш мәдәният йорты коллективы "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында наркоманияне профилактикалау буенча Бөрбаш авылы халкы өчен "Сәламәт тәндә – сәламәт акыл " дигән веломарафон үткәрделәр.