27 май көнне 14.00 сәгатьтә район Советының утырышлар залында Балтач муниципаль районы башлыгы Р. Р. Нотфуллин рәислегендә Балтач муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы узды.
Комиссия утырышында комиссия әгъзаләре, Балтач район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе И.К.Усманов, авыл җирлек башлыклары, район башкарма комитетының мәгариф идарәсе, мәдәният, яшьләр һәм спорт бүлек җитәкчеләре, район җирлегендә автобус маршрутларын тәэмин итүче эшмәкәрләр Р.Р.Габдрахманов, Р.А.Минсафин, районның хуҗалык-эксплуатация хезмәте җитәкчесе Ф.Х.Сибагатуллин катнаштылар.
Комиссия утырышында көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Пассажир автомобиль транспортында террорчылыкка каршы саклануны тәэмин итү буенча күрелә торган чаралар турында.
2. Смәел, Шеңшеңәр авыл җирлекләрендә терроризмга каршы тору эшенең торышы турында.
3. Район мәгариф учреждениеләрендә бердәм дәүләт имтиханнары, чыгарылыш кичәләре, районда Ураза бәйрәме, Сабантуй, Халыкара балаларны яклау көне, Яшьләр көне, Россия көне үткәрү чорында террорчылык куркынычларын булдырмау, мөмкин булган террорчылык актлары нәтиҗәләрен минимальләштерүгә һәм бетерүгә әзерлекне арттыру чаралары турында.
Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча доклад белән район башкарма комитетының җитәкчесе ярдәмчесе Р.А.Таҗетдинов, Смәел авыл җирлек башлыгы Р.Г.Юсупов, Шеңшеңәр авыл җирлек башлыгы Р.Х.Салихҗанов, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе И.К.Усманов чыгыш ясадылар.